Лениногорскида 34 яшьлек ир-ат зәркән кибетеннән ике алтын чылбыр урлаган

Зәйдә яшәүче бер ир-ат Лениногорск шәһәрендәге зәркән кибетеннән ике алтын чылбыр урлаган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ул шәһәрнең бер сәүдә ноктасына кереп, сатучыдан алтын чылбырлар күрсәтүне сораган. Аларны кулына алгач, кибеттән чыгып чапкан һәм ишегалдында юк булган. Җинаять эзләрен югалтырга ниятләп, бейсболка һәм водолазкасын ташлап калдырган.

Автовокзалга килеп җиткәч, Әлмәткә баручы “попутка”га утырган. Машина йөртүче әйтүенчә, янәсе, хатынының бәби табып ятуы сәбәпле, Әлмәткә “очарга” тиешлеген, тик юлга акчасы булмавын аңлаткан.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган. Ул Зәйдә яшәүче 34 яшьлек ир-ат булып чыккан. Угры Әлмәттә кеше фатирында яшеренеп яткан.

Аның инде моңа кадәр дә шундый ук җинаять өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган.
Угры, үз гаебен танып, җинаятькә алдан ук әзерләнүен: Әлмәттә бер фатирны арендага алуын, күзгә бәрелми торган кием, битлек киюен сөйләгән. Зәркән әйберләрен ломбардка тапшыруын әйткән.
Җинаятьче китергән зыян күләме 300 мең сум тәшкил иткән.


Фикер өстәү