Site icon Ватаным Татарстан

Әтисе 17 яшьлек кызын ни өчен үтергәне ачыкланган

Ютазы районында яшәүче ир-ат 17 яшьлек кызын телефоннан интим сөйләшүен тыңлаганнан соң үтергән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, әти кеше кызының телефоннан интим сөйләшүен тыңлаган. Алар арасында низаг килеп чыга, һәм ир-ат кызын баскычтан этеп төшерә. Алынган җәрәхәтләрдән кыз вафат була. Шуннан соң ул аның гәүдәсен елгага батырырга була.

 

 

Югалып эзләүгә игълан ителгән 17 яшьлек кызны әтисе үтереп, суга ташлаган булган


Exit mobile version