Апрель ахырында югалган кызның мәетен тапканнар. 17 яшьлек кызны 28 апрельдән эзлиләр иде.
Сабинаның югалуы турындагы мәгълүмат 28 апрельдә «Лиза Алерт» эзләү отряды төркемендә пәйда була, ә 30 апрельдә паблик администраторлары кызның мәете табылуын хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә таралган мәгьлүматларга караганда, Сабинаны бәхәс вакытында үз әтисе үтергән. Җинаятьне яшерер өчен, ир-ат кызының гәүдәсен елгага ташлаган. Ике көннән соң аның үле гәүдәсен тапканнар.
Тикшерү эшләре дәвам итә.