Йолдызлы пар Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина туйларының июнь ахырына планлаштырылуын әйткән. Бу хакта «Казан ферст» яза.
— Барлык туганнарыбызны, дусларыбызны, якыннарыбызны чакырып зур тантаналы кичә уздырчакбыз. Казанның бер ресторанында, — дип сөйләгән Төхвәтуллин.
Яшьләр берничә ел очрашып йөргәннәр, әмма мөнәсәбәтләре хакында сөйләмәгәннәр.