1975 елның 27 июнендә Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында туа. 1998 елда Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген тәмамлый.
1997–2005 елларда – Балтач районының «Хезмәт» газетасында хатлар бүлеге мөдире, 2005–2021 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче.
«Без – бер нәсел» (2019), «Мы – потомки одного рода» (2019), «Халитовлар» (2022), «Саклагыз нигез ташын. Бөрбаш авылы тарихы» (2022) китаплары авторы.