Нурмөхәммәтова Лилия Хәйдәр кызы

1975 елның 27 июнендә Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында туа. 1998 елда Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген  тәмамлый.

1997–2005 елларда – Балтач районының «Хезмәт» газетасында хатлар бүлеге мөдире,  2005–2021 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасының  авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче.

«Без – бер нәсел» (2019), «Мы – потомки одного рода» (2019), «Халитовлар» (2022),  «Саклагыз нигез ташын. Бөрбаш авылы тарихы» (2022) китаплары авторы.


Фикер өстәү