Site icon Ватаным Татарстан

Мортазин Мансур Газизҗан улы

1966 елның 22 сентябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген  тәмамлый.

1987–1990 елларда – Төмән өлкәсенең Акъяр авылында укытучы. 1990–1993 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөдире. 1993–1994 елларда – Чаллы төбәге буенча «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. 1994–1995 елларда – Чаллы шәһәре хакимиятенең матбугат үзәгендә баш белгеч. 1995–1998 елларда – «Аргамак» журналының баш мөхәррире. 1999–2004 елларда – «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә бүлек мөхәррире, 2004–2007 елларда – «Ватаным Татарстан» газетасында баш мөхәррир урынбасары. 2007 елда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире. 2008–2014 елларда – «Татмедиа» ААҖ  филиалы «Шәһри Казан» газетасы директоры. 2014 елда – «Ватаным Татарстан» газетасының абунә бүлеге мөхәррире урынбасары.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Без бергә» (2014),  «Дөнья дилбегәсе кем кулында?» (2006) китаплары авторы.


Exit mobile version