Site icon Ватаным Татарстан

Зарипов Рәис Гали улы

1955 елның 23 декабрендә Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсенең Чусов районы Скальный бистәсендә туа. 2001 елда читтән торып Чаллы дәүләт педагогия  институтын тәмамлый.

1976 елдан – Казахстанда тракторчы, Үзбәкстанда, Төмән өлкәсендә нефтьче. 1992–1998 елларда – Чаллыда нәшер ителүче «Таң йолдызы» газетасында хатлар бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир. «Хәерле иртә» газетасында чыгару өчен җаваплы мөхәррир. 1999–2018 елларда – Чаллы төбәге  буенча «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.

«Генерал Власовны кулга алу» (2014), «Шанлы еллар авазы» (2016), «Татар комдивлары» (2020) китаплары авторы.


Exit mobile version