1955 елның 23 декабрендә Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсенең Чусов районы Скальный бистәсендә туа. 2001 елда читтән торып Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
1976 елдан – Казахстанда тракторчы, Үзбәкстанда, Төмән өлкәсендә нефтьче. 1992–1998 елларда – Чаллыда нәшер ителүче «Таң йолдызы» газетасында хатлар бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир. «Хәерле иртә» газетасында чыгару өчен җаваплы мөхәррир. 1999–2018 елларда – Чаллы төбәге буенча «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.
«Генерал Власовны кулга алу» (2014), «Шанлы еллар авазы» (2016), «Татар комдивлары» (2020) китаплары авторы.