Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсенең «Бәллүр каләм» XXVI бәйгесендә җиңүчеләр билгеле.
«Ел медиаперсонасы» номинациясендә: Шадриков Александр Валерьевич (Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры).
«Журналистикага тугрылык» номинациясендә: Нуриев Вакыйф Вәкил улы («Казан утлары» журналы), Хәсәнова Рузилә Рифкать кызы («Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге).
«Мультимедиалы редакция» номинациясендә: «Ватаным Татарстан» газетасы, «Татарстан-24» телеканалы.
«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясендә: «Шәһри Казан-Язмыш» газетасы, «Сарман» газетасы.
«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясендә: Дәүләтшин Зөфәр Вахит улы («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе), Мөбарәкшина Зилә Нияз кызы («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы).
«Ел фоторепортеры» номинациясендә: Захаров Михаил Юрьевич, («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы).
«Ел телеоператоры» номинациясендә: Ключников Андрей Валентинович, («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе).
«Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә: Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.
«Популяр блогер» номинациясендә: Габидуллин Илназ Ихсан улы, Мәһдиева Алия Рөстәм кызы.
«Туган тел» номинациясендә: Мусин Фәнил Зөлкафир улы (Мари Эл Республикасының «Якташлар» газетасы).
Махсус номинация – «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы редакциясе»: «Дружба» газетасы (Нурлат районы), «Авангард» газетасы (Тәтеш районы).
Махсус номинация – «Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын иң яхшы яктырту»: «Комсомольская правда» газетасы, «Республика Татарстан» газетасы.
Махсус номинация – «Россия халыкларының мәдәни мирасы елын иң яхшы яктырту»: «Болгар радиосы», «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе.
Гран-при:
Латышев Александр Николаевич, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире.
Видео: Лиана Мәрданова