Site icon Ватаным Татарстан

Краснодар краенда пилотсыз очкыч нефть эшкәртү заводына һөҗүм итү сәбәпле янгын чыккан

Краснодар краеның Афипский нефть эшкәртү заводы территориясендә янгын чыккан, моның сәбәбе пилотсыз очу аппараты булырга мөмкин, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Северск районында урнашкан Афипский нефть эшкәртү заводы территориясендә янгын чыкты. Якынча сәбәбе – пилотсыз очу аппараты һөҗүме. Зыян күрүчеләр юк», — диелә хәбәрдә.

Губернатор вазгыятьне шәхси контрольгә алуын билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта янгын тулысынча сүндерелгән.

 


Exit mobile version