Краснодар краеның Афипский нефть эшкәртү заводы территориясендә янгын чыккан, моның сәбәбе пилотсыз очу аппараты булырга мөмкин, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Северск районында урнашкан Афипский нефть эшкәртү заводы территориясендә янгын чыкты. Якынча сәбәбе – пилотсыз очу аппараты һөҗүме. Зыян күрүчеләр юк», — диелә хәбәрдә.
Губернатор вазгыятьне шәхси контрольгә алуын билгеләп үтте.
Хәзерге вакытта янгын тулысынча сүндерелгән.