Июньнән нинди үзгәрешләр көтелә?

* Автомобильләргә яңа таләпләр куела. 1 июньнән Россиядә барлык машиналар «Евро-2»дән ким булмаган экологик стандартка туры китереп җитештерелергә тиеш. 1 ноябрьдән исә «авто»ны АБС (тормозга басканда, көпчәкнең әйләнмәвен булдырмый) белән тәэмин итү мәҗбүри шартка әйләнәчәк.

Моннан тыш ЮХИДИ хезмәткәрләре җиңел машиналарда «ЭРА ГЛОНАСС» – оператив хезмәтләрне чакыру җайланмасының булу-булмавын тикшерәчәк. Автомобиль мондый җиһаз белән тәэмин ителмәгән очракта, йөртүче аны мөстәкыйль урнаштырырга тиеш булачак. Юкса 50 мең сумга кадәр штраф салу күздә тотылган. Шулай ук быел 1 июньнән 2024 елның 1 февраленә кадәр дустанә илләрдән Россиягә гадиләштерелгән тәртиптә машина кертү тыела.

* Тешләрне ГОСТ буенча чистарта башлаячакбыз. Теш щеткасы сыйфатына карата яңа ГОСТ гамәлгә кертелә. Моннан 30 ел чамасы элек эшләнгән ГОСТны алыштырачак ул. Яңа таләпләр, аерым алганда, щетка кылларының туп-туры, тип-тигез булуын,  балалар өчен кыл биеклегенең – 8–13, зурлар өчен 9–15 миллиметрдан артмавын күздә тота.

* Ана капиталыннан түләүләрне күчерү көне үзгәрә. Өч яшькә кадәрге балага айлык түләү, июньнән башлап, һәр айның бишенче числосында күчереләчәк. Моңа кадәр акча айның егермеләрендә килгән. Акча түләү графигы автомат рәвештә үзгәрә. Ягъни моның өчен Социаль фондка гариза язып тапшыру таләп ителми.

* 29 июньнән үзмәшгульләргә товар билгеләрен теркәү мөмкинлеге ачыла. Моңарчы бу хокукка оешмалар яки хосусый эшмәкәрләр генә ия булган. Шулай итеп, хәзер үзмәшгульләр дә шәхси брендларын үстерә алачак. Сүз уңаеннан, «Роспатент»та 760 меңгә якын товар билгесе бар.

* Медицина-социаль экспертизаны, мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән файдаланып, интернет аша гына да узып булачак. Медицина-социаль экспертиза бюросы карарына риза булмыйча, югарыгы оешмаларга шикаять юлларга теләүчеләр экспертизаны шул рәвешле кабат узарга мөмкин.

* 1 июньнән шикәр бәясен «йөгәнләп» тору вакыты чыга. Аның бәясе узган елда Министрлар Кабинеты карары белән «катырылды». Күпләп сату бәясе бер килосы өчен – 36 сумнан, ваклап сату бәясе 45 сумнан артмаска тиеш иде.

* Җиңел сәнәгать товарларын маркировкалау башлана. Аерым алганда, биредә сүз спорт киеме, пиджак, чалбар, блузка, күлмәк, пәлтә, куртка, ясалма мехтан тегелгән кием-салым турында бара.

* Вейплар кибетләрдә генә сатыла башлаячак. Алар белән ярминкә, күргәзмә кебек урыннарда, шулай ук интернет, автомат аша сәүдә итү тыела. Кибетләрдә дә электрон тәмәкене ябык киштәләрдән генә сатачаклар.

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү