Бакча һәм мәктәпләрдә урыннар җитәме?

Бүген башкалада балаларны бакча һәм мәктәпләргә кабул итүгә бәйле «кайнар линия» эшләде. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» оешмасы, төрле министрлык вәкилләре белән бергәләп әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде.

«Безгә бакчада урын булырмы?» «Улым мәктәпне тәмамлады, кызым 1 нче сыйныфка бара. Абый-сеңел буларак, ул да шул уку йортына эләгә алырмы?» «Һөнәри уку йортларында бюджет урыннары күпме?» «Кайсы лагерьга барырга?» «Кайнар линия»гә килгән сораулар арасында төрлесе бар иде. Беренче сәгатьтә генә Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Чистай, Биектау, Кукмара районнарыннан 50 кеше шалтыраткан.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белдергәнчә, белгечләр сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, аны уку елы башланганчы хәл итәргә тырыша. Башка елларда, мәгариф оешмаларына гаризаны ничек тапшырырга, чиратны каян күзәтергә мөмкин, дип шалтыратсалар, бүген үзәктә – башка сораулар.

– Җәйге каникул башланды. Әти-әни баласын кайда да булса ял иттерү турында уйлый. 1–10 сыйныфларга, бакчага кабул итүгә бәйле сораулар да бар, – ди Татьяна Ларионова. – Республикада яңа уку елында 11 мәктәп ачылачак, 87 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалачак. Бу инде – бөтенләй башка мөмкинлекләр дигән сүз. Авыл мәктәпләре буенча мөрәҗәгатьләр була иде. Бу сораулар хәзер – Рәис контролендә.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, «кайнар линия»гә бакчаларга кабул итүгә бәйле сораулар еш килә. Республикада яңа бакчалар төзелеп торса да, проблема кала бирә. Бигрәк тә яңа төзелгән микрорайоннарга, Питрәч районына кагыла бу. Проблеманы хәл итүнең бер юлы – яңа йортларның беренче катларында бакчалар ачу.

– Бүген мәктәпкәчә оешмаларга кабул итүнең икенче дулкыны башланды. «Бала кергәнме, юкмы?» – дип кызыксыналар. Инвалид балаларны лагерьларга урнаштыру буенча да шалтыраттылар. Андый сменалар Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә бар. Бөгелмәгә кадәр барырга ераграк, әлбәттә. Шуңа күрә Казан тирәсендәге лагерьларда төркемнәр ачарга кирәк дигән фикергә килдек, – диде Сәрия Сабурская.

Белгечләр арасында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева да бар иде. Аннан бакчалардагы чират турында сораштык.

– Республикада 1984 бакча бакча исәпләнә. Анда 210 меңнән артык сабый йөри. 22 меңнән артык буш урын бар. Үзләре теләгән бакчага эләкмәгән очракта әти-әниләр якын-тирәдәгесен сайлый ала. Әйтик, башкалада Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарында буш урыннар күп. Совет районының «Весна» комплексында бераз проблема бар. Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә проблемалар юк. Питрәч районының Көек, Царево бистәсендә урыннарга кытлык. Авылларда киресенчә, балалар җитми. Чиратлар санын әлегә төгәл әйтеп булмый. Ни өчен дигәндә, балаларны туплау 31 августка кадәр дәвам итәчәк, – диде Йолдыз Хисамиева.

Сәрия Мифтахова

 


Бакча һәм мәктәпләрдә урыннар җитәме?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү