Site icon Ватаным Татарстан

Владимир Путин Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин хоккей ветераны Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Тиешле указ бүген рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.

«Югары спорт казанышлары, Ватан спортын популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм илнең физик культурасын үстерүдә актив катнашканы өчен «Динамо — Мәскәү «хоккей клубы» автоном коммерцияле булмаган оешма ветераны Билалетдинов Зинәтулла Хәйдәр улын Александр Невский ордены белән бүләкләргә, –  диелә документта.


Exit mobile version