Россия Президенты Владимир Путин хоккей ветераны Зиннәтулла Билалетдиновны Александр Невский ордены белән бүләкләде. Тиешле указ бүген рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
«Югары спорт казанышлары, Ватан спортын популярлаштыруга зур өлеш керткәне һәм илнең физик культурасын үстерүдә актив катнашканы өчен «Динамо — Мәскәү «хоккей клубы» автоном коммерцияле булмаган оешма ветераны Билалетдинов Зинәтулла Хәйдәр улын Александр Невский ордены белән бүләкләргә, – диелә документта.