Татарстанның элеккеге Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үлеменнән соң Пирогов ордены белән бүләкләнде. Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Әлеге документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Садыйков Марат Наил улын Пирогов ордены белән бүләкләргә, диелә документта.