Кайбер даруларны эчкәннән соң автомобиль йөртү исерек хәлдә рульгә утыруга тиңләштереләчәк

Игътибарны начарайта, мәлҗерәйтә, гомумән, организмга таркаулык кертә торган дарулар эчкәннән соң автомобиль йөртү исерек хәлдә рульгә утыруга тиңләштереләчәк. «РИА Новости» хәбәренә караганда, бу җәһәттән закон проекты әзерләнгән. Бу – дарудан «исерүчеләр»гә дә җәза чарасы кертеләчәк, дигән сүз.

Наркотик яки психотроп матдәләргә кермәгән дару эчеп «сәрхушләнгән» йөртүчеләргә  моңарчы җаваплылык каралмаган иде әле. Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев әйтүенчә, мондый дарулар исемлеге Хөкүмәт карары белән расланачак. Аңа авыртуны баса торган, эпилепсиягә каршы препаратлар, йокы дарулары, тынычландыргыч дарулар кертелергә мөмкин.


Фикер өстәү