Сабантуй батырына дигән 16 килограммлы тәкә качкан

Татарстанның бер районында 16 килограммлы Сабантуй «бүләге» урманга качкан.

Узган ялларда Татарстан авылларында һәм районнарында Сабантуйлар гөрләде. Яшел Үзән районының Олы Клүчә авылындагы бәйрәм вакытында көтелмәгән хәл булган:  көрәш батыры чак кына бүләгеннән мәхрүм калмаган.

Барысы да майдан үзәгендә билбау көрәше вакытында була. Көрәштә җиңүчегә билгеләнгән 16 килограммлы бәрән бәйрәм башланыр алдыннан утар такталарын ватып качкан. Соңрак хайванны урманда табып алалар.

Бәйрәмнең төп батыры Гадел Вәлишин була. Ул бәрән ярдәмче хуҗалыкта яшәячәк һәм табигатьтә йөрүләрдән алга таба да ләззәт алачак, дип ышандырган.


Фикер өстәү