Тукай районында янгында җиде кеше һәлак булган: дүртесе — бала

Тукай районының Сәит авылында янгында җиде кеше һәлак булган, шуларның дүртесе — бала, дип хәбәр итә ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Аларның гәүдәләре бүрәнә йортта табылган.

Янгын бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә башлана, махсус хезмәткә хәбәр 13:17 дә килгән.

Янгынны сүндерүгә 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан — 15 кеше һәм биш берәмлек техника. Иң якын су чыганагы 700 м ераклыкта урнашкан. 14:15 тә янгынны сүндергәннәр.

Татарстан прокуратурасы янгын факты буенча тикшерү оештырган. Урынга Тукай районы прокуроры Айрат Галимарданов килгән. Күзәтчелек ведомствосы фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук янгын куркынычсызлыгы турындагы законнар таләпләренең үтәлешенә бәя бирәчәк, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү