Бүген иртән котычкыч авариядә 51 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте 12 июль иртәсендә Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск трассасының 170 нче чакрымында булган, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 36 яшьлек ир-ат «Фольксваген Каравелла» да идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка очып төшкән, анда автомобиль ауган. Авария нәтиҗәсендә 51 яшьлек пассажир урында ук үлә. Тагын ике пассажирга медицина ярдәме  кирәк була.

Машина салонында биш кеше булганлыгы билгеле. Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү