Татарстанда шартлау булган: 9 кеше коткарылган

Янгын сүндерүчеләр тугыз кешене, шул исәптән баланы да коткарган.

Түбән Камада Вахитов проспектындагы 11 нче йортның беренче катында шартлау булган. Бу хакта хәбәр иртәнге сәгать 05:08дә килде. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бинадан 15 кеше мөстәкыйль рәвештә чыккан. Янгын сүндерү хезмәткәрләре тугыз кешене, шул исәптән бер баланы коткарган. Янгынны 05:29да сүндергәннәр.

«Ситуация ашыгыч хезмәтләр контроле астында, урында оператив штаб булдырылган, ул барлык мәсьәләләрне хәл итәчәк. Әлеге вакытта фаҗиганың шартлары ачыклана. Зыян күргән фатирларда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итте үз социаль челтәрләрендә Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

 


Фикер өстәү