Давыл аркасында 12 мең кеше утсыз калганнан соң электр белән тәэмин итү торгызылган

Иртәнге сәгать биштә Татарстанда яшәүчеләрнең йортларында электр белән тәэмин итү торгызылган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Кичә давыл аркасында республикада 12 меңгә якын кеше утсыз калган. Лаеш, Яшел Үзән, Биектау районнарының 14 торак пунктында яшәүчеләрнең йортларында электр белән тәэмин итү туктаган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итүләренчә, мөһим инфраструктура объектлары һәм трансформатор подстанцияләрендә ут сүнмәгән.


Фикер өстәү