Гөмбәче Чулпан Әүхәдиева: «Елга 700 банка гөмбә сатам»

Балтач районының Арбор авылында яшәүче Чулпан Әүхәдиева ире белән бер баруда сигез чиләк майлы гөмбә җыйган. «Шулкадәр күп, урак белән урырлык иде», – ди ул. Уңган хуҗабикә төн буе шуны чистартып, плитә янында кайнашса, иртәгесен тозлап, кичкә сатарга да өлгергән. 60 банка гөмбәнең берничәсе генә калган.

– Менә әле гөмбә сатып кайтып килеш. Тизрәк кайтып җитеп, тагын урманга чыгып китәргә исәп. Башымда шул гына уй. Бер атна элек усак гөрәҗдәсе җыйдым. Яңгыр яву-яумауга карамый ул. Аз гына чык төшсә дә үсә һәм кортламый да. Гөмбә җыю үзе бер чир кебек. Кечкенәдән әни белән җыеп үстем. Гөмбә ашарга әллә ни исем китми. Әмма җыю процессы ошый. Кичә дә ирем Илфар, җитәр инде, тукта, ди. Ә мин туктый алмыйм. Өйгә кайткач, чистартасын да онытып җибәрәм. Эшкәртүе бик җайлы түгел, – ди Чулпан.

Әүхәдиевлар авылда кибет тота. Ярымфабрикатлар ясап саталар. Ә гөмбә бизнесына 4–5 ел элек күчкәннәр. Бер тәмен белгәннәр ел саен күпләп сатып ала икән. Социаль челтәрләргә куйган тозлы гөмбәсенә шәһәр халкы да кызыга. Казаннан кадәр килеп алучылар да бар. Тик бөтенесенә дә җитми шул. Сүз уңаеннан, ярты литрлы гөмбә 250 сум тора. Табышы йорт кирәк-ярагына тотылып бетә, ди хуҗабикә. Бер елны 700 банка тозлап саткан.

– Күп кеше гөмбә җыя белми. Ләкин ашарга яратабыз, диләр. Киңәшем шул: шикле гөмбәгә бөтенләй кагылмаска кирәк. Мин авыл урманыннан үзем белгәнен генә җыям. Тозлаган гөмбәмнән агуланмаячакларына ышанам. Ни өчен дигәндә, бөтен шартын туры китереп тозлыйм. Банканы сузгач, иң беренче сүзем шул: «Барысын да күрмәгәндәй берьюлы ашап бетерәсе түгел». Башлаган банкада гөмбә калган очракта аны сыек май белән туглап куегыз. Тик икенче көнгә ашап бетерегез. Гөмбәне 1–2 көннән артык тотарга ярамый. Шуңа күрә мин бары кечкенә банкаларга гына тозлыйм, – ди Чулпан.

Хәзерге вакытта башка гөмбәләр бик күренми икән. Көз башында, яңгырлар явып үтсә, җирән гөмбә (рыжик) чыгачак. Өч-дүрт ел элек Чулпан төп гөмбәсен (опята) капчыклап җыйган. Соңгы вакытта анысы очраганы юк, ди.

Чулпан Әүхәдиевадан майлы гөмбә (маслята) тозлау рецепты:

– Майлы гөмбәне чистартам. Өстенә су салып кайнатып, бер кат түгәм. Икенче тапкыр кайнатып чыгаргач, 1–2 баш укроп, лавр яфрагы, 3 кашык тоз өстим. Аны сөзгәч, банкага тутырганда, өч аш кашыгы уксус һәм хуш исле бер данә борыч салам. Сарымсак салмыйм, ул әчетә. Гөмбәне салкын җирдә саклыйм.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү