Site icon Ватаным Татарстан

Алдагы өч көндә Татарстанда һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Бу атнада Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Көндез  җылылык 20 градуска кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте.

Бүген, 11 сентябрьдә, көндез һәм төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 6-11, көндез  15-20 градус җылы булачак.

Сишәмбе көнне дә урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга җитә. Төнлә 5-10,  көндез 16-21 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 13 сентябрьдә, явым-төшемнәр көтелми, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метр булачак. Төнлә 5-10, көндез 17-22 градуска кадәр җылылык фаразлана.


Exit mobile version