Бавырдан артык майларны чыгарырга ярдәм итәрдәй 4 ризыкны атаганнар

Аларны күпләр асылда һәр көн саен куллана.

Табиб-кардиолог Ольга Бокерия фикеренчә, гап-гади ризыклар бавырны чистартырга һәм аның эшчәнлегенә ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук йөрәкнең эшчәнлеге дә бавырның ни дәрәҗәдә сәламәт булуына бәйле. Бу хакта Медикфорум яза.

Хәзер бавырга артык күп май утырудан, симерүдән интегүчеләр байтак. Чамасын белмичә ашауга, аз хәрәкәтләнүгә, шулай ук углеводлар, шикәр күп куллануга бәйле бу.

Табиб әйтүенчә, гади генә дүрт продукт бавырдан артык майны чыгаруга ярдәм итә. Болар: кәбестә (шулай ук яшел салат), йомырка, кызыл чөгендер һәм лимон. Табиб басым ясап әйткәнчә, аллергия булмаган очракта, әлеге продуктлар табыныбыздан төшмәскә тиеш.


Фикер өстәү