Патриот, талант һәм акыл иясе. Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновны әнә шул сүзләр белән искә алдылар. Аңа Фәннәр академиясенең төп бинасында истәлек тактасы ачылды.
– Мансур Хәсәновның һөнәри эшчәнлеге гаять бай. Ул озак еллар фәнни-педагогик эшчәнлек алып барды, совет партиясе органнарында эшләде, милли мәгариф, сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика үсешенә зур өлеш кертте, – диде тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Мансур Хәсәновның тырышлыгы үзе исән чакта дәүләт һәм фәнни бүләкләр белән бәяләнгән булса, истәлек тактасы ачу – исемен мәңгеләштерүгә бер адым булып тора. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, академия диварларындагы мемориаль такта – галимнең зур хезмәтләрен тануның тагын бер мөһим билгесе, башкарган эшләренә хөрмәт күрсәтү.
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мансур Хәсәновны киңкырлы шәхес буларак телгә алды.
– Ул үз эшенә һәм халыкка хезмәт итүенә тугры булды, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә күп эшләр башкарды, – диде Минтимер Шәймиев. – Республикада беренчеләрдән булып Фәннәр академиясе барлыкка килде. Бу эштә Мансур Хәсәновның өлеше дә зур. Аның абруе безнең республикада гына түгел, ә Россия күләмендәге фәнни киңлектә дә зур роль уйнады.
Фәннәр академиясенең хәзерге җитәкчесе Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, истәлек тактасын кую тарихи гаделлекне торгызу булып тора.
– Мансур Хәсәнов тырышлыгы, талант иясе, патриот булуы белән җәмәгатьчелекнең дә, коллегаларының да хөрмәтен яулый алды, – диде ул.
Белешмә өчен
Мансур Хәсәнов – 1992–2006 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты. 1994–2010 елларда ул Академиянең татар энциклопедиясе институты директоры вазыйфасын башкарды. Мемориаль такта авторы – скульптор, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин.