Хәрби учетка алу өчен мәктәп укучылары турында мәгълүматлар җыячаклар

Хәзер Рособрнадзор, укучылар турында хәрби учетка кую өчен кирәкле мәгълүматлар җыеп, дәүләт мәгълүмат ресурсына тапшырачак. Премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган карар хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

“Әлеге чараның урта һөнәри белем бирү, бакалавриат, специалитет, магистратура, ординатура, ассистентура-стажировка программалары, аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча көндезге формада белем алучыларга, шулай ук дәүләт аккредитациясенә ия булган гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга кагылуы күздә тотылган.


Фикер өстәү