Балалар утырган автобус Удмуртиядә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматлары буенча, җиде кеше зыян күргән, шул исәптән ике балигъ булмаган бала.
Авария Кече Мазьга һәм Чутырь авыллары арасында, М-7 «Волга» трассасының 251 нче километрында килеп чыккан. Иртәнге сигезләр тирәсендә анда «Лада-Веста» һәм «Газель-Некст» автомобильләре бәрелешкән. Соңгысында 17 кеше булган, шуларның сигезе — балалар. Алар барысы да ярышларга юл тоткан. Җиңел машинада бер кеше булган.
«Микроавтобусның барлык пассажирлары Игра бистәсенең дәвалау учреждениесенә юнәлдерелгән», — дип өстәделәр ведомствода.