Грипптан үлү куркынычын аңлатканнар

Табиб билгеләп үткәнчә, әлеге чир елына 600 меңләп кешене гүргә кертә.

Медицина фәннәре кандидаты, лаборатория диагностикасы табибы Наталья Логачева гриппның үлем-китем куркынычы белән янау ихтималы турында кисәткән. Бу хакта “Лента.ру” яза.

Табиб билгеләп үткәнчә, әлеге чир елына 600 меңләп кешене гүргә кертә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, грипп йоктыручыларның күбесе чирне җиңелчә яки уртача уздыра. Ә менә 10-12 процентында төрле өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Гриппның сулыш кысылу, үпкә ялкынсыну, цианоз (канда кислородның аз булуы) һәм хәтта галлюцинация белән янавы бар.
Моннан тыш чир “токсический шок”ка китерү куркынычы белән яный. Бу очракта кан басымы төшә, йөрәк кага, тән температурасы төшә һәм кеше аңын җуя.

Логачева кисәтеп әйткәнчә, мондый билгеләр пәйда булуга, сырхауны ашыгыч төстә хастаханәгә озатып, ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыру таләп ителә.


Фикер өстәү