Рөстәм Закировның кызы: «Фамилиямне файдаланганым юк»

Әтиеңнең яки әниеңнең бик популяр булуын аңлау ничегрәк икән ул? Танылган фамилия ничек һәм кайчан ярдәм итә? Бу сорауларны без, мәкальдәгечә, «агачыннан ерак төшмәгән алма»ларга – популяр артистларның танылган һәм танылып килүче балаларына бирдек.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның кызлары Миләүшә Закирова да бүген әти-әнисе юлыннан атлый. «Гаиләбез белән бергә төрле район-шәһәрләрдә концерт куеп йөри башлагач, әти-әниемне хөрмәт итеп, яратып, зал тутырып килүче тамашачыны күрдем. Аларның танылган, хөрмәтле җырчылар булуын шунда аңладым», – ди ул. Яшерми: бүген ул үзенә карата игътибарны да тоя, җаваплылыкның зур булуын да аңлый. «Ләкин минем беркайчан да фамилиямне файдаланганым юк. Чөнки әти безне һәрвакыт үз көчебезгә таянып, барына да үз тырышлыгыбыз белән ирешергә өйрәтте», – ди Миләүшә. Җырлаганда да аңа карата таләп зуррак. «Монысын да аңлыйм. Җырлаганда гына түгел, гомумән, үземне матур тотарга, әти-әнием биргән тәрбиягә, алар йөзенә тап төшермәскә тырышам. Шулай тиеш булганга түгел, үзем шулай теләгәнгә».


Фикер өстәү