Контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты җитәкчесе Евгений Токмаков контракт буенча хәрби хезмәт узарга теләүчеләрне нинди авырулары булган очракта кире борачакларын әйтте.
– Туберкулез, ВИЧ, сифилис, В һәм С гепатитлары кебек социаль куркыныч тудыручы авырулары булган кешеләр белән контракт буенча хәрби хезмәткә килешү төземәячәкләр, – диде ул.
Евгений Токмаков булачак хәрбиләр тулы медицина тикшерүе узуын да искәртте.
Билгеле булганча, контракт буенча хәрби хезмәт узу мәсьәләләре буенча барлык мәгълүматны 117 телефон номеры яки heroes-tatarstan.ru сайтыннан белешергә мөмкин. биредә хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына тиешле ярдәм чаралары турында да мәгълүмат бар.