Site icon Ватаным Татарстан

Тереләй янып үлгән: Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстанда фура һәм ВАЗ-2114 катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Авария Биектау һәм Дәрвишләр бистәсе арасындагы трассада була. Җиңел машина ВАЗ-2114 йөртүчесе, башта каршы як полосага чыга һәм фура белән бәрелешә, шуннан соң машиналар яна башлый.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе урында үлгән. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.


Exit mobile version