Татарстанда фура һәм ВАЗ-2114 катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Авария Биектау һәм Дәрвишләр бистәсе арасындагы трассада була. Җиңел машина ВАЗ-2114 йөртүчесе, башта каршы як полосага чыга һәм фура белән бәрелешә, шуннан соң машиналар яна башлый.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе урында үлгән. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.