Көчле юл-транспорт һәлакәтендә такси йөртүче һәлак булган

Кичә кич Казанның Мамадыш тракты белән Аббасов урамы киселешендә коточкыч авария булган, дип яза KazanFirst.

Беренчел мәгълүматлар буенча, такси машинасы юл чатына светофорның тыю сигналына хәрәкәт иткән һәм юл хезмәтләренең «КАМАЗ» машинасына бәрелгән.

Бәрелү машина йөртүче ягына туры килә һәм бик көчле була, җиңел машинадагы барлык куркынычсызлык мендәрләре эшләде. Такси йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә. Авариянең шартлары ачыклана.


Фикер өстәү