Site icon Ватаным Татарстан

Рөстәм Миңнеханов су ташуга әзерлек турында: «Быел яз үзенчәлекле булачак»

Муниципаль берәмлекләргә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына язгы су ташуга бәйле тиешле чаралар күрергә, аерым алганда — су басу куркынычы янаучыларга вакытлыча тору урыннары әзерләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Хөкүмәт Йортында язгы ташуга әзерлек турында сөйләштеләр.

Көннәр кинәт җылытып җибәргән очракта, су ташуга әзер булырга кушты Татарстан Рәисе. Ул юл инфраструктурасы объектларына, күперләргә, гидротехник корылмаларга игътибарны арттырырга киңәш итте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, иң мөһиме — ул халыкның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү.


Exit mobile version