Татарстанда сораштыруда катнашучыларның 89 проценты Владимир Путин өчен тавыш биргән

“Татарстан – Иҗтимагый фикер фонды” үткәргән экзитпол сораштыруыннан күренгәнчә, Татарстанда сайлауда катнашучыларның 89 проценты Владимир Путин өчен тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Ефлова әйтте.

– Татарстанда яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Владислав Даванков өчен – 1,9 процент, Владимир Путин өчен – 89 процент, Леонид Слуцкий өчен – 4 процент, Николай Харитонов өчен – 4,2 процент кеше тавыш биргән, – диде ул.

Мария Ефлова әлеге саннарның гомуми мәгълүмат икәнен һәм сайлау нәтиҗәләре билгеле булгач, күпмедер дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин булуын да искәртте.

Исегезгә төшерәбез, илдә Россия Президентын сайлау өч көн дәвам итте. Республикада 2767 сайлау участогы эшләде. Татарстанда 3 миллионга якын кешенең сайлау хокукы бар.


Фикер өстәү