Җырчы Алсу Фазлыева: «Аязның тавышын ишеткәч,тынычландым»

Кичә «Крокус Сити Холл»да Алсу һәм Азат Фазлыевларның улы Аяз да булган. Ул анда бию буенча өч көнгә ярышка барган. Бәхеткә, икенче турга узмаган һәм фаҗигага 4 сәгать кала Казанга кайтып киткән.

– Бу юлы Җәмилә белән улыма икенче турга узар өчен әз генә балл җитми. Күңелләре төшә инде. Гадәттә балалар үзләре чыгыш ясамаса да, башкаларны карап утыралар иде. Кичә дә карыйсы булганнар. Аларның поездлары кичке 11дә иде. Алар кичке сигезгә кадәр башкаларны карыйсылар иде, — ди Алсу. — Күңеле сизәме, Җәмиләнең әнисе кинәт кенә кайтып китәргә уйлый. Поезд билетларын тапшырып,самолет белән китәләр. Бу очракта аларның җиңелүе бәхетебезгә булган дибез. Бер җирдә булгач, ул хәлләрне ишетерләр иде. Хәбәрне ишетүгә борчылдым. Баламның тавышын ишеткәч кенә тынычландым. Аллаһы Тәгалә саклаган.


Фикер өстәү