Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 20 меңнән сумнан артып киткән

Агымдагы ел башына республикада уртача пенсия күләме 20 627 сум тәшкил иткән. Бу хакта “Реальное время” Россия Социаль фондыннан алынган статистика мәгълүматларына таянып яза.

Шунысы да бар: Татарстанда ир-атларның пенсиясе хатын-кызларныкына караганда югарырак. 2024 ел башына республикада пенсионер ир-атлар – уртача 19 368 сум, ә хатын-кызлар – 19 017 сум күләмендә пенсия алган. Республикада барлыгы 1 094 460 пенсионер теркәлгән. Шуның 207 044е – эшли.

Шул ук вакытта быел гыйнвар аенда Идел буе федераль округында пенсиянең уртача күләме 20 178 сум тәшкил иткән. Округта барлыгы 8 529 604 пенсионер яши, шуның 1 479 482се рәсми төстә эшкә урнашкан.


Exit mobile version