Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ике ярминкә көнендә барлыгы 141,5 миллион сумлык товар сатылган

Узган шимбәдә Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Соңгы ике атнаның ярминкә көннәрендә барлыгы 141,5 миллион сумлык продукция сатылган. Бу хакта “Реальное время” яза.

Исегезгә төшерәбез: 16 марттан республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Сәүдә Казанның –14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районында – 2шәр, Түбән Камада – 3 урында, шулай ук муниципаль районнарда оештырыла.

Соңгы ике ярминкәдә:
• 210,8 т яшелчә, шул исәптән 115,4 т бәрәңге;
• 36,5 т сөт;
• 89,6 т шикәр комы;
• 460 мең данә йомырка;
• 181 т ит, шул исәптән 92,9 т сыер ите сатылган.


Exit mobile version