Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең барысы да савыккан

Алабугада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәдән чыгарылган инде. Бу хакта “ТАСС” Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Министрлык мәгълүматларына караганда, “Алабуга” махсус икътисадый зонасында пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең соңгысы – үсмер бала 16 апрельдә Балалар республика клиник хастаханәсеннән чыгарылган.

БПЛА һөҗүменнән барлыгы 14 кеше зыян күргән булган. Шуның икесе – балалар.


Exit mobile version