Полиция хезмәткәре, футболда ставка ясап фатирын оттырганнан соң, үзенә кул салган

Чыганаклар әйтүенчә, ул “Бавария” командасы белән футбол уенында “Реал”ның җиңүенә ставка ясаган.

“База” телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, 1 Май иртәсендә Мәскәүнең Хачатурян урамындагы ашханә бинасында 38 яшьлек прапорщик Николай Р. мәете табылган. Аның кулында табель пистолеты булган.
Чыганаклар әйтүенчә, полиция хезмәткәренең үз-үзенә кул салу сәбәбе бурычка бату булырга мөмкин. Ул, ставкалар белән мавыгып, зур гына сумма оттырган. Хәлдән чыгу өчен фатирын залогка салган, әмма аны да оттырган. Соңгы тапкыр чемпионнар лигасы ярымфиналында “Бавария” белән “Реал” уенына ставка ясаган. Уен 2:2 исәбе белән тәмамланган.
Уеннан соң Николай, эшенә килеп, бүлмәдә хезмәттәшләренең чыгып китүен көтеп торган да, ялгызы гына калгач, үзенә кул салган.
Башкала полициясендә хезмәткәрнең мәетен ачыклау очрагы буенча тикшерү уздырыла. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү