Тукай районы Суровка авылы тирәсендәге юлда машиналар бик каты бәрелешкән. Берсе юл читенә “очкан”. Бу хакта KazanFirst” аварияне үз күзләре белән күрүчеләрнең социаль челтәрләрдәге хәбәрләренә таянып яза.
Видеокадрлардан күренгәнчә, бер машина юл кырыена килеп төшкән. Икенче бәрелешүдән тимер өеменә әйләнеп калган.
Авария булган урында коткаручылар һәм автоинспекторлар эшли. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар әлегә юк. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat