Алтынны бирмибез! БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә Татарстан егетләре җиңде

БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә спортчылар 10 үлчәү авырлыгында бил алышты. Финал очрашуларының барысы да Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан егетләренең җиңүе белән тәмамланды. Көндәшләрен отканнан соң егетләр «ВТ» хәбәрчесенә турнир һәм көндәшләре турында фикерләрен җиткерде. 

Алексей Абрамов, Лаеш:

– Ярышларга кадәр бик озаклап әзерләндек. БРИКС уеннарыннан тыш, ике көннән Дөнья чемпионатында көрәшәсе бар. Биредә җиңдек, анда да җиңәсе калды. Финалга чыгу өчен Монголия көрәшчесе белән бил алыштым. Беренче карашка артык көчле кебек тоелмаган иде, ләкин бик лаеклы көндәш булып чыкты ул. Иренне аның белән бил алышканда ярдым. Ярышларга бик көчле спортчылар килгән. Дөресен генә әйткәндә, БРИКС уеннарында көрәшүне башка ярышлар белән чагыштырып булмый. Монда дәрәҗә дә югарырак, көндәшләр дә җитез һәм чыдамрак.

Алексей Абрамов финал алышында Азәрбайҗан вәкиле Азат Хусәйновтан өстен чыкты.

Артур Хәкимов, Ульян өлкәсе: 

– Мин – БРИКС уеннарында өлкәбездән бердәнбер катнашучы. Шуңа да мин икеләтә җаваплылык хисе белән килдем. Үзебезнең спорт төре – көрәштә катнашуым белән дә бәхетле. Гомумән, көрәшебезнең шушындый ярышларда тәкъдим ителүе белән горурланам. Мондый зур турнирда тәүге тапкыр катнашам. Россия чемпионаты да шәп уза, ләкин монда мохит башкачарак.

Артур Хәкимов финал алышында Үзбәкстан вәкиле Данияр Абдурохмоновтан өстен чыкты.

Ислам Фәлахов, Алабуга:

– Бу ярышларга бик озак әзерләндек. Гәрчә көрәш сезоны башланганда ук әзер булсам та, БРИКС уеннарында тагын да яхшырак формада катнашам. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казахлар лаеклы көндәшләр икән. Җиңел булмады. Ләкин авыррак булган саен җиңүнең дә кадере арта. Көрәш – ул минем тормыш рәвешем. БРИКС уеннарындагы көрәш ярышларына эләгүемә бик шатмын. Чөнки көндәшлек бик көчле иде. Өстәвенә, бу – тарихта беренче шундый ярыш. Әле ял көне Дөнья чемпионатында көрәшәсе бар. Бераз авыр, әмма бу – безнең эшебез. Көрәшәбез, Алла боерса!

Ислам Фәлахов финал алышында Үзбәкстан вәкиле Азизжон Азимжоновтан өстен чыкты.

Динар Кәримуллин, Лаеш:

– Бу ярышларга егетләр белән ел буе әзерләндек. Шөкер, нәтиҗәсе булды. Көндәшләр бик көчле булуына карамастан, үз дигәнемә ирештем – җиңдем. Финалда бил алышу авыррак иде. Чөнки төрле ил егетләре төрлечә көрәшә, аларның алымнары үзенчәлекле. Ияләшергә, һәркайсының җаен табарга кирәк. БРИКС уеннарында үзебезнең көрәшне тәкъдим итү – сөенеч һәм җаваплылык. Көрәш тагын бер баскычка күтәрелде дип саныйм.

Динар Кәримуллин финал алышында Кыргызыстан вәкиле Хәбибулло Тынычтык уулыдан өстен чыкты.

Артур Зөлкәрнәев, Башкортстан:

– Иң авыр көндәшем белән финалда очраштык. Җиңү авыррак бирелгән саен татлырак була диләр бит. Монда да шулай. Дөресен генә әйткәндә, мин БРИКС уеннарына эләгүем белән генә дә бәхетле. Туган ягым – Башкортстанны тәкъдим итә алуым өчен дә сөенәм. Татарлар һәм башкортлар өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган спорт төре бит ул – милли көрәшебез. Аның шундый зур уеннарга кертелүе бик сөендерә. Шөкер, көрәш үсә, бер урында тормый»

Артур Зөлкәрнәев финал алышында Азәрбәйҗан вәкиле Мәһди Хаҗиевтан өстен чыкты.

Ранис Галимуллин, Лаеш:

– Әлеге җиңүем – зур тырышлык нәтиҗәсе. Дөресен генә әйткәндә, шундый мәртәбәле пьедесталда басып, минем хөрмәткә яңгыраган Россия гимнын тыңлау – үзе бер бәхет. Мин бу турыда хыялланган идем, шөкер, нәкъ менә бүген зур хыялым чынга ашты. Бу ярышларны Татарстан ярышлары белән оештыру ягыннан гына чагыштырып була. Безнең көрәшчеләр барыбер көчлерәк, дөресен әйткәндә. Ул безгә ата-бабалардан калган спорт төре. Татар егетләре үзләренең дә, көрәшебезнең дә дәрәҗәсен төшерми!

Ранис Галимуллин финал алышында Казахстан вәкиле Адиләт Жангбиршидан өстен чыкты.

Азат Габдрәшитов, Чаллы:

– Минем өчен бик кадерле, хәтта көтелмәгән җиңү бу. Дөресен генә әйткәндә, мондый ярыш булыр дип уйламаган да идем. Олимпия уеннарында катнашкандай хис иттем үземне. Көрәшебез яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Бүген чын мәгънәсендә горурланам. Россия, Татарстан данын яклап, җиңә алуыма бик сөендем. Җиңел булмады, чөнки төрле ил көрәшчеләре төрлечә бил алыша. Тиз генә ияләнү авыр.

Азат Габдрәшитов финал алышында Иран вәкиле Юнес Пахлаванзадехтан өстен чыкты.

Руслан Рәфыйков, Балтач:

– Тормышымдагы иң зур ярыш бу. Җиңгәч, бик күңелле, әлбәттә. Бүген монда гаиләм, балаларым килде. Алар каршында бил алышу тагын да рәхәтрәк иде. Ләкин җиңел булмады, билгеле. Әйтик, Үзбәкстаннан бик көчле егетләр килгән иде. Ахырдан, җиңеп, пьедесталның иң югары баскычында минем хөрмәткә яңгыраган гимнны тыңлаганда горурлык хисе биләп алды.

Руслан Рәфыйков финал алышында Кыргызыстан вәкиле Баяман Мыхтыбековтан өстен чыкты.

Радик Сәлахов, Зәй:

– Бу җиңүемне мәрхүм әтиемә багышлыйм. Ул – мине көрәшкән алып килгән кеше. Бүген монда басып торуымда әтинең өлеше зур. Беренчедән, БРИКС уеннарының бездә узуы сөендерсә, икенчедән, ярышлар исемлегенә үзебезнең көрәш кертелде. Көрәшебезнең шулай зурлаулары, югары дәрәҗәләргә күтәрүләре өчен җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт. Бүген җиңел булмады, лаеклы көндәшләр бар иде. Ләкин Татарстан ярышларында бил алышу барыбер авыррак. Татар көрәшчеләре күпкә көчле.

Радик Сәлахов финал алышында Таҗикъстан вәкиле Азимҗан Хомидовтан өстен чыкты.

Ранис Гыйләҗетдинов, Чаллы:

– Шөкер, монысын да булдырдык. Дөнья чемпионатын отканым булды, ләкин бу җиңү – яңа төрлерәк. Әзерлек тә башкачарак иде. Финалга чыккач кына өстемдә нинди зур җаваплылык булуын аңыштым. Җиңәргә дә, хата да ясамаска кирәк. Ахыры хәерле булды. Россия гимнын тыңлаганда, күңел дәртләнде, рәхәт булды. Искиткеч хисләр, кыскасы. Бу ярышларда көрәшү җиңел булмаса да, Татарстан күләмендәге турнирларда күпкә авыррак, дөресен әйткәндә. Үзем татар булгач шулай тоеладырмы, әмма татар көрәшчеләре көчлерәк.

Ранис Гыйләҗетдинов финал алышында Иран вәкиле Шадман Азимидан өстен чыкты.


Фикер өстәү


9790