Танылган җырчы Алсу социаль челтәрләрдәге комментариендә иренең кем белән хыянәт иткәнлегенә ишарәләгән. Ул Анастасия Решетованың гаиләле ирләр белән мөнәсәбәтләре турындагы сүзләрен кискен төстә бетереп аткан.
Анастасия Решетова Instagram* социаль челтәрендәге “Блокнот” каналында гаиләле ирләр белән беркайчан да җитди мөнәсәбәтләргә кермәвен язган.
– Алдый, – дип бер сүз белән генә комментарий язган Алсу. Аның фикерен башкалар да хуплаган.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Решетованың Алсуның ире Ян Абрамов белән гыйшык-мыйшыгы турында хәбәрләр таралган иде. Әле күптән түгел генә җырчының бизнесмен ире белән аерылышуы турында мәгълүм булды.
* – Россиядә экстремистлык оешма буларак танылган Meta корпорациясенә керә
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat