Быел Татарстанда БДИ буенча 100 балл җыючылар, иң күп балл туплаган фән санына карап, 35 мең сумга кадәр бер тапкыр түләү алачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйган.
Шулай итеп, 3 фән буенча иң югары балл җыючыларга – 35мең сум, 2 фән буенча – 25 мең , 1 фән буенча – 15 мең сум түләячәкләр.
Июль аенда хәбәр ителгәнчә, Татарстан беоәм дәүләт имтиханында 300 балл җыючылар саны буенча 5 төбәк исемлегенә кергән. Быел Россиядә 20 төбәктән барлыгы 41 егет-кыз БДИне 300 баллга тапшырган: Мәскәүдә – 14 чыгарылыш сыйныф укучысы, Мәскәү өлкәсендә – 4, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербургта – 2шәр укучы 300 балл җыйган.
Моның кадәр республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, быел Татарстанда 366 егет-кыз БДИне 100 баллга тапшырган. Шул ук вакытта 20 кеше икешәр фән буенча иң югары балл туплаган. Казанда 100 балл җыючылар саны ике тапкырдан күбрәккә арткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat