Бүген Казанның «Җиңү Проспекты» метро станциясендә яшүсмер поезд астына ташланган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ул һәлак булган. Кызга 15 яшь. Хәзерге вакытта барлык пассажирларны урамга чыгарганнар. Станция ябык.
Хәзер булган хәлнең берничә версиясе карала, шул исәптән — үз-үзенә кул салу. Урында хокук саклаучылар эшли. Булган хәлнең шартлары һәм кызның шәхесе ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat