Бүген иртәнге алтынчы яртыда Карл Маркс урамы 5 нче йорт янында ир-ат мәете тапканнар.
Фаҗига бүген иртән Казанның үзәгендә булган. Ир-атның гәүдәсе Карл Маркс урамындагы 5 нче йорт янында табылган.
KazanFirstка шаһитлар сөйләвенчә, иргә 60 яшьләр чамасы. Аның үзе белән документлар булмаган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat