Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел тула. Еллар узса да, сугыш вакыйгалары һәм Җиңү китергән каһарманнар турындагы хәтер исән, тыл батырларының да Җиңүгә керткән өлеше онытылмый. Бүген бу батырлыкны махсус хәрби операциядә катнашучылар, авыр вакытта халыкны берләштерүче, хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар кабатлый.
«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан, «Ватан хакына» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итә.
Приз фонды – 280 мең сум!
Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әйдәгез, әби-бабаларыбызның батырлыгын янә бер кат искә төшерик, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартыйк, бүгенге геройларны барлыйк, Ватаныбыз һәм халкыбызга карата мәхәббәт хисләрен күңелләрдә ныгытыйк.
Бәйгегә сугыш һәм тыл батырлары турындагы язмалар кабул ителә. Барлык таләпләргә туры килгән эшләр «Ватаным Татарстан» газетасы битләрендә һәм рәсми сайтыбызда басылып барачак. Җиңүчеләр исә ел ахырында – декабрь аенда билгеле булачак һәм тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.
Бәйге номинацияләре
«Бабамнардан килгән батырлык»
Бөек Ватан сугышы геройлары һәм ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында язмалар кабул ителә.
I урын – 50 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум
«Мәрхәмәтле йөрәк»
Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән тыл батырлары, илгә авырлык килгәндә халыкны берләштергән, ярдәм оештырган волонтерлар турында язмалар кабул ителә.
I урын – 50 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум
«Минем герой»
7–11 сыйныф укучыларыннан каһарманнар турында язмалар кабул ителә.
I урын – 30 000 сум
шулай ук 10 000 сум күләмендәге 5 кызыксындыру бүләге
Бәйгенең шартлары
– «Ватан хакына» бәйгесенә язмалар 2025 елның 7 апреленнән 2025 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.
– Бәйгегә мәкалә, очерк, репортаж, әңгәмә, эссе жанрларындагы татарча иҗади эшләр көтәбез. Шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, шулай ук башка матбугат чараларында басылган язмалар бәйге шартларына туры килми.
– Бәйгедә язучылар һәм журналистлардан (хәзерге вакытта эшләүчеләр һәм лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез) язмалар кабул ителми.
– Язманың күләме басма форматта 3 биттән артмаска тиеш (А4, Times New Roman (кегль 14) шрифты һәм 1,5 юл арасы белән). Эшләрнең фотолар белән баетылуы хуплана.
– Материаллар 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 й. адресына яки vatan80_konkurs@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: + 7 (917) 927-00-40, +7 (904) 718-14-69.
– Бәйгедә катнашу өчен 2025 елның икенче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына язылган булу шарт. Квитанция язма белән бергә җибәрелә.
НИГЕЗЛӘМӘ
СОГЛАСИЕ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat