Юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән Фирдүс белән Резедә турында: «Алар кебек башка пар булмас»

Тәтеш районының Олы Әтрәч авылы халкы әле дә хәсрәт эчендә. Февраль аенда гөрләтеп никах уздырган яшь гаилә юл фаҗигасендә әрәм булды. Резедә һәм Фирдүс Юнысовларның гомере 22 апрель кичендә Казан–Апас юлында өзелде. Цемент ташучы йөк машинасы светофор каршында туктап торган җиңел машиналарга килеп бәрелеп, дүрт кеше һәлак булды.

Фирдүс, Казанда укуын тәмамлап, Олы Әтрәчнең күршесендәге Бәйрәшкә эшкә кайта. Резедә Апастагы запас частьлар сатыла торган кибеттә эшли. Яшьләр шунда очрашып, аралаша башлый. Ике арада сөю хисләре кабына. Ике ай элек бөтен туганнарын җыеп, зур итеп никах бәйрәме үткәрә алар. Апрель башында Резедәнең әтисе Васыйлга 50 яшь тула, юбилей уздыралар. Туганнары белән соңгы очрашулары шул бәйрәмдә була.

– Алар кебек башка пар булмас, – дип сөйли Фирдүснең әтисе ягыннан туганнан туган апасы Алсинә Фәйзуллина. – Балаларның үлеме бөтенебез өчен бик авыр хәл булды. Тормыш шулай инде ул. Бер елап алабыз, бер көләбез. Фирдүс белән Резедәнең яхшы яклары гына хәтердә калган. Резедә дә безгә чит бала түгел бит. Әнисе – безнең авыл кызы. Безгә язган килен булгач, балалар бер-берсен эзләп тапкан иде. Тик парлы гомерләре генә озын булмады.

Фирдүс гаиләдә икенче бала булган. Апасы кияүдә, ире белән балалар үстерә икән. Резедә исә – гаиләдә иң олы бала. Энесе Казанда укый, сеңлесе 3 нче сыйныфта белем ала.

– Фаҗига буласы көнне алар, кибетләрдә йөреп кайтабыз дип, Казанга барганнар. Машинада йортларына дип сатып алынган кирәк-яраклар да булган. Кайтканда, менә нинди хәл килеп чыкты бит. Светофорга туктаган җирдән үлеп кит инде! И балакайларым, матур уйлар белән яшәгәндә, кемнеңдер гаебе белән гомерләре өзелде бит. Ике як әти-әниләрен нәрсәләр әйтеп тә юатып булмый. Бик ачы хәсрәт. Алар үзләре безгә сиздермәгән була инде. Бала бит, ничекләр түзәләрдер, – ди Алсинә. – Бергә булганда, авырлыкны күтәрү җиңел. Шуңа күрә тугания апабызга да терәк булырга тырышабыз. Резедәне ул да мактап туя алмый. Бөтен эшне эшли белә торган бала иде, ди. Ирләр эше дип тә тормады ул. Запас частьлар саткач, техниканы да яхшы белде. Кунакка кайтканда, кухнядан чыкмады. Бик яратып, ризыклар пешерде. Фирдүсебезне дә гел мактап тордылар. Колхоз җитәкчесенең уң кулы иде ул. Каядыр китсә, рәис үз урынына Фирдүсне калдырыр иде.

Олы Әтрәч мәктәбе укытучысы Фаяз Миңнуллин Фирдүснең гаиләсе турында да, Резедәнекеләр хакында да бары тик җылы сүзләр генә җиткерде.

– Фирдүс – минем укучым. Әти-әнисе генә түгел, дәү әти-әниләре дә – бик хөрмәтле кешеләр. Фирдүснең әтисе, матур итеп баянда уйнап, бөтен бәйрәмнәрдә катнаша. Авыл дип яшәүчеләр, актив гаилә. Резедәнекеләр дә бик матур, тату гаилә, – диде ул. – Фирдүс белән Резедә башта белем алдылар, карьера ясадылар. Өйләнешкәнче үк, Апаста бергә йорт салганнар икән. Тиздән шунда күченәсе булганнар. Кызганыч, шул өйләрендә матур итеп, озак еллар яшәү насыйп булмады. Язмышлардан узмыш юк шул. Бернишләтә дә алмыйбыз. Бик авыр хәсрәт инде бу. Йөрәк елый. Ул балалар бер дә истән чыкмый.

Фаяз Миңнуллин фаҗигагә юлыккан икенче машинада ике егет булганын да әйтте.

– СВОдан ялга кайткан Пенза егетләре булган. Егетләрнең Казан күреп кайтып килешләре, диделәр. Аларны да бик кызгандык. Әҗәлнең кайда көтәсен беребез дә белмибез шул, – ди ул. – Һәр гаиләгә сабырлык телим. Башка сүзләр табып булмый инде монда.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү